Меню
Разработки
Разработки  /  Начальные классы  /  Мероприятия  /  3 класс  /  Туган ягым чишмәләре- яшәү чыганагы

Туган ягым чишмәләре- яшәү чыганагы

Тема классного часа "Леса и родники- источники моей жизни". В разработке внимание уделяется на экологическое- патриотическое воспитание учащихся.
22.05.2022

Содержимое разработки

Балык Бистәсе муниципаль районы Югары Тегермәнлек муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөбарәкшина Дилә Мәгъсүм кызының сыйныф сәгате эшкәртмәсе.

Тема.Туган якның чишмәләре- яшәү чыганагы.

Максат. Укучыларны дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре белән таныштыру;

Экологик һәм экономик яктан суның әһәмиятен ачу, саклау юлларын күрсәтү.

Табигатькә шәфкатьлелек тәрбияләү

Материал.Казыйханов“Көч һәм рух тамырлары”.Хрестоматия 1-3сыйныф, Казан,”Мәгариф” 2000 ел, 75-83бит.

“Мәгариф”журналы 2002,№5,15-16бит

Җиһазлау.Экран, презентация, компьютер, колонкалар, картина, лэпбук “Авылым чишмәләре” ТР физик картасы, глобус.

Чара барышы.

1.Уңай халәт тудыру. Укучылар бер-берләренә карап елмаялар.

- Укучылар, мәктәптә табигать айлыгы үтү сәбәпле, игълан чыгарылган. Сез аны беләсезме? “

Утырышның темасын үзегез билгели алырсызмы? .Без моны булдырырбызмы? Теләгегез бармы? Кирәкме безгә бу тема?

Уңай җаваплар алына.

Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез табышмакның җавабыннан сыйныф сәгатенең темасын билгеләрсез.

Башы тауда- аягы диңгездә.(чишмә)

  • Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

  • ' Ат түгел — чаба,

Урман түгел — шаулый.

  • Ага-ага — агып бетәлми,

Чаба-чаба — чабып җитәлми.

  • Көзге түгел — ялтырый,

Тәңкә түгел — челтери

Бик күп чишмә суы бергә җыела да елгалар барлыкка китерә. Елгалар диңгезләргә коя, диңгезләрдән океан суларына кушыла.





ТР физик картасыннан сулыкларны табу.

Слайд1 Татарстаныбыз елга-күлләргә бик бай республика. Татарстан Республикасының  мәйданы- 68 000 кв.км.  

Сулыкларының мәйданы-3 400 кв.км.  Безнең республика көнчыгыш Европа тигезлегендә ике зур елга – Идел ( ул Татарстан җире буйлап 230 км га сузылган) белән  Чулман (Кама-280 км) кушылган урында урнашкан.

Республика территориясе аша Идел, Чулман (Кама),  Нократ (Вятка), Агыйдел кебек зур елгалардан тыш, тагын 500 гә якын кечкенә елга ага. Димәк безнең

республикабыз суга бай.

Слайд 4.

Глобуска күз салыгыз әле. Анда нинди төсләр күбрәк. Су коры җиргә караганда зуррак урын алып торгач, нигә суны сак тотарга , аның кадерен белергә өйрәнәбез соң?

Әйе, 97% тозлы сулар, бары 3% ы гына төче су. Ягъни, 100л суның 3 л гына эчәргә яраклы. Ул суның да бөтенесен дә кулланып булмый, бер өлеше боз хәлендә, бер өлеше җир катламы астында.Без эчә торган су запасы артмый, ә аны куллану арта бара. Бер тамчы су агып торган краннан 12 л су,ә бер тәүлектә 300 л су агып, пычрак су белән кушыла.



Слайд 2 (Авыл фотосы.) Безнең авыл кайда урнашкан?

-Чишмәле җирдә.

-(Акрын музыка )Туган авыл,Туган җир... Йөрәккә нинди ягымлы, кадерле бу сүзләр.Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары бар.Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, барча кешеләре ифрат та якын. Ә безнең Тегермәнлек авылын чишмәләре белән искә алалардыр

-Чишмә нәрсә соң ул? (Чишмә схемасы)

  • Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала . Чишмәләр-кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Чишмәләр күбрәк таулы урыннарда, тау астыннан бәреп чыга;

  • чишмә суы һәрвакыт +4, +5 градуста була.

Урман чишмәсе

Кызыклы мәгълүмәтләр.

1 кешегә 1 тәүлеккә 500л су  сарыф ителә,

ә галимнәр әйтүенчә , кешегә көнгә 250 л су кирәк.

1 кг кәгазь ясау өчен 50-140л,.

1 кг күмер алу өчен 3-5 л,

1кг корыч кою өчен 20-120 л

1 кг дөге үстерү өчен 4000 л

1 кг бодай үстерү өчен 900л су кирәк

Безнең борынгы әби- бабаларыбыз бу урынны тикмәгә генә сайламаган. Су- яшәү чыганагы. Су булса, тереклек җанлана. Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыра.Тикмәгә генә композиторлар көйләр язып, шагыйрьләр шигырь юлларына язып, художниклар мактап картиналар язмыйлар шул чишмәләр турында. Су- яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк.

Авылым чишмәләре схемасы.

Чишмәләр белән танышу. Һәр укучы бер чишмә тарихын сөйли.



Чишмәләр безгә кирәкме соң? Өйләргә су кергән, кранны гына борасың.Исбатлагыз әле.

Чишмә суын эчәбез,

Елга,күлләрдә балык тотабыз,

Кер чайкыйбыз,

Каз-үрдәкләр үстерәбез,

Бакчаларны , басуларны сүгарабыз.

Кирәк, бик кирәк икән чишмәләр. Кайвакытта яр буйларында нәрсәгә юлыгабыз.?

-Чүп ыргыталар,

-Ферма сулары чишмә суына кушыла,

- Ашламалы басулардан яңгыр суы белән пычрана.

Ике балыкның сөйләшүен тыңлап карыйк әле.

Без яшәгән илләрдә-

Елгаларда, күлләрдә-

Су асты катларында.

Бормалы чатларында.

Комлы уемнарына,

Таллык куеннарында,

Караңгы төпкелләрдә

Мүкләрдә һәм ләмнәрдә

Каян килгән нәрсәләр бу:

Галошлар, итекләр,

Күгәргән үтүкләр,

Кәстрүл, чиләкләр,

Иләкләр, көрәкләр,

Буяулар, өементлар,

Ташландык уенчыклар,

Кирпечләр,ярчыклар.

Целлофон капчыклар,

Болар безнең Су иленә

Каян килгән?

Нигә килгән?

...Болар барысы өстән килгән.-

Кеше дигән көчтән килгән.

Уйлап куям:

Җир өстендә яшәүчеләр

Эчкән чишмәләренә дә

Тирес аудара микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Балалары бишегенә

Тимер- таш ата микән?

Шулайдыр, дим, Юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңа әйләнмәс иде!

Җир – су рәнҗер дәрәҗәдә үк

Вәхшиләнмәс иде.

Балалар, бу сөйләшүдән нәрсә аңладыгыз? Елгаларны пычратудан саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Коеларны, чишмәләрне чистартып торырга кирәк. Безнең авылда “Чишмә”көне уздырдык. Әтиләр белән бергә җыештырдык.

Авылыбыз чишмәләрен төзекләндереп торалар. Алар янына урындыклар куеп юллар ясыйлар. Бик саваплы эшләр башкаралар.

Чишмәләне бик борынгыдан изге дип санаганнар.

-Каз өмәләрендә йолкынган казларны юарга чишмәгә төшкәннәр,

-Су буена каз каурые сипкәннәр,

-Бәракәт кичендә зәм-зәм суы алганнар,

-Чишмә янына изге теләк теләп , сөлге өлгәннәр,

-Яшь киленгә су юлы күрсәткәннәр,

-Чишмә суына көмеш акча салып, теләк теләгәннәр.

(Музыка) Чишмәләр...Көмеш,йөгерек, саф сулы чишмәләр...Алар гасырлар бун ничәмә-ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора. Чишмә суында кеше организмына кирәк булган 60тан артык химик элемент бар. Кеше үзе дә 80 % сдан тора бит.Чишмәләр- чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә. Киң күңелле, гадел кешене чишмә суының сафлыгына тиңлиләр.Авырткан йөрәкләргә шифа,сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге дип әйтмисең!

Авылыбыз кешеләренең чишмәләргә мөнәсәбәте



Лэпбук белән таныштыру.Проект эшен яклау.

Сөйләшүебез ахырына якынлашты.

Беркайчан да рәнҗетмәгез,

Табигать – ул Җир-ана.

Табигатьнең якын дусты

Булса иде һәр бала, дигән теләктә утырышыбызны тәмамлыйбыз.







,











-75%
Курсы повышения квалификации

Исследовательская деятельность учащихся

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Туган ягым чишмәләре- яшәү чыганагы (21.14 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт