Меню
Разработки
Разработки  /  Классному руководителю  /  Мероприятия  /  4 класс  /  4 класс укучыларын Вариска кабул ит? ?чен монтах

4 класс укучыларын Вариска кабул ит? ?чен монтах

ТВБн? кабул ит? ?чен  монтаж. Б?йр?мд? варисларны? кагыйд?л?ре иск?  т?шерел?, Варисларны? ?ырлары ?ырланыла.

30.09.2016

Содержимое разработки







Вариска кабул итү





























Педагог оештыручы: Касимова Г. Җ.









2016 ел, 19 май.







Максат. Татарстан Варислары Берлеге оешмасы, варисларның законнары, биеклекләре, кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштерү; укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.               

Җиһазлау. Татарстан флагы, «Һәр көнне изгелек кыл!», «Без һәрвакыт әзер!»; “Варислар иле” плакатлары.

Ресурслар. Онытылмас мәктәп еллары. Мөгаллимнәргә, методистларга, тәрбиячеләргә методик кулланма. –  Казан, 2005.  ,“Ачык дәрес” газеталары,    Р. Миңнуллин шигырьләре, интернет.

Сборның барышы

I. Кереш өлеш. 

Сборга әзерлек эшләре алдан алып барыла. Татарстан варислары берлегенең тарихы, законнары, биеклекләре, шигырьләр, җырлар өйрәнелә.

II. Төп өлеш

Өлкән вожатый: 

  1 нче алып баручы:

- Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык! “Варислар иле” – бүген безне көтә, искиткеч гүзәл илгә сәяхәт ясаячакбыз бүген.



2 нче алып баручы:

- Әйе, мавыктыргыч, тынгысыз дөнья ул - “Варислар иле”. Әгәр син әлеге илгә эләккәнсең икән димәк, тырышлыгың бушка китмәгән. Сине алда зур уңышлар, сынаулар көтә дигән сүз ул. Ә хәзер сүзне 4класс укучыларының үзләренә бирик, хәзер микән алар “Варислар иле”нең әгъзалары булырга.

1. Бүген мин шатлыгымны

Кемгә сөйләргә дә белмим.

Кемгә генә сөйләсәм дә

Сүзләрем бетмәс, дим мин.

2. Иртүк мәктәпкә йөгердем

Нигә соңга калырга?!

Бүген безнең дүртенчене

Алалар варисларга.



3. Бөтен отряд каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек.

“Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз!” – дидек.

4. Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Әзер торырбыз! – дидек.

Чын варислар булыр өчен

Тырышып укырбыз, - дидек. 1.

ТВБ - Татарстан ВарисларыБерлеге.

ТВБныңтуганкөне: 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь.

2. Варисларюлда, хәрәкәттә, эзләнүдә; аларүзләреөченяңадөньяачучылар; күпнәрсәбеләнкызыксынучылар, тирә-якныкүзәтүчеләр. Аларяшь разведчик, туган як серләрен, аныңҗирастыбайлыкларын, тарихынһәммәдәниятенөйрәнүчеләр.

3. Варисларныңлозунгысы: “Һәркөннеяхшылыккыл!”

4. Варисларның девизы: “Без һәрвакытәзер!”

5. Символлары.Аларныңтөсе: ак, яшел, кызыл.

Ак – безгәдөресюлныкүрсәтүчетөс. Сәяхәттәгенәтүгел, юлданчиткәтайпылмаукирәк.

Кызыл – игелеклелектөсе. Варискешеләргәигелеккылып, үзҗаныныңҗылысынөләшә.

Яшел – безнеңҗиршарыбызтөсе. Аныңбишкисәгендәдәкешеләр, диннәре, милләтләре, инанганлыкларыниндибулугакарамастан, тынычһәмбәхетлеяшәргәтелиләр.

6. Татарстан варисларыныңзаконнорыбишәү:

1 закон.Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2 закон.Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 закон. Варис – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә ялгызлыкта калдырмый.

4 закон.Варис күп белергә һәм булдырырга тырыша, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 закон. Варис табигатьне ,туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

7. Сбор – ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй-фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр.

8. Варисларның биеклекләре 3әү:

1. “Варис”

2. “Өлкән варис”

3. “Варис-инструктор” исеме.

9. 4 үзем кагыйдәсе бар:

1. Үзем уйлап табам.

2. Үзем карар кылам.

3. Үзем эшлим.

4. Үзем бәялим.

Җыр “Без Варисың синең Татарстан”

1.Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Куш: Без варисың синең Татарстан

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел,ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

2.Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

5. Безнең тормыш – бабайларның

Чынга ашкан теләге.

Газинур һәм Мусаларның

Безгә дигән бүләге!

6. Алар калдырган бәхетне

Шул килеш саклар өчен,

Аларның ышанычын һәм

Өметен аклар өчен…

7. Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып!

8. Без – яшь буын! Яшь буынның

Корыч кебек ныклары!

Татарстан варислары –

Уллары һәм кызлары

Җыр: “Татарстан варислары” (Сәрия Шәрәпова сүзләре һәм музыкасы)

9. Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?

Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!

10. Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә: Без әзер!

11. Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә: Без әзер!

12. Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә, ут –су кичәргә

Батырлар булып үсәргә

Бергә: Без әзер!

Өлкән вожатый: Бүген шушы оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләребез, укытучылар һәм килгән кунаклар каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант итәрбез.

Һәрберсе аерым: Мин. ..........(фамилиясен, исемен әйтә), үзем теләп, Татарстан Варислары Берлегенә керәм, варисларның законнарын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирәм.

Өлкән вожатый: Варислар, көн саен яхшылык кылырга әзер булыгыз!

5 класс варислары: Без һәрвакыт әзер!

9 класс укучылары 4 класс варисларына галстук бәйлиләр.

13. Эшкә ашты теләгебез –

Без варислар сафында...

Тантаналы вәгъдә бирдек

Мәктәбебез каршында.

14. Үрнәк бул син һәр кешегә,

Нык үзләштер белемне .

Тормышыңнан артык күреп,

Ярат туган илеңне.

15. Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек

Олылап телгә алсыннар

Ул бит чын варис диеп.

16. Татарстан варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Өлкән вожатый котлый: Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафларына бастыгыз. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә “Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла” дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезне варис булуыгыз белән тәбрик итәм. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез, Ватанны яратыгыз. ( Һәрбер вариска котлау открыткасы белән варис таныклыгы тапшырыла.)



-75%
Курсы повышения квалификации

Современные педагогические технологии в образовательном процессе

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
4 класс укучыларын Вариска кабул ит? ?чен монтах (28.75 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт