Меню
Разработки
Разработки  /  Родной язык и литература  /  Разное  /  7 класс  /  "Боерык фигыль" темасына дәрес планы

"Боерык фигыль" темасына дәрес планы

Максат: 1) Боерык фигыль турында төшенчә формалаштыру, фигыльнеӊ башлангыч формасы белән тышкы охшашлыгын искәртү. 2) Боерык фигыль турында алган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү. 3) Укучыларда хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү.
25.02.2024

Содержимое разработки

Тема: Боерык фигыль.

Максат: 1) Боерык фигыль турында төшенчә формалаштыру, фигыльнеӊ башлангыч формасы белән тышкы охшашлыгын искәртү.

2) Боерык фигыль турында алган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

3) Укучыларда хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

Белем бирү: боерык фигыль турында булган белемнәрне тирәнәйтү, боерык фигыль турында төшенчә бирү, боерык фигыль формаларын ясау.

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү. Дөрес язу күнекмәләре булдыруга, аларны сөйләмдә дөрес куллануга этәрү: уку эшчәнлегенә омтылышны үстерү, рефлексив мөмкинлекләрен, активлыкларын, кызыксынучанлыкларын, сөйләмнәрен үстерү. Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Тәрбияви: коллективта эшләгәндә укучыларда җаваплылык һәм бер-берсенә ярдәм итү хисе тәрбияләү.

Төп төшенчәләр: боерык фигыль, зат-сан, барлык-юклык формасы.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Шәхескә караган универсаль уку гамәлләре: - яңа уку материалына кызыксыну уяту;

-әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү;

-үзләштерелгәнгә бәя бирү.

2)Танып белүнең универсаль уку гамәлләре: - танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм әйтеп бирү.

- белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу.

- эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару.

3)Коммункатив универсаль уку гамәлләре: - укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыру;

- сораулар кую, информация эзләү;

- үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

4) Регулятив универсаль уку гамәлләре: - үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү, үзләштергәннәрнең сыйфатын һәм белем дәрәҗәсен аңлау.

- төзәтмәләр, билге кую.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.

Чыганаклар: төп- дәреслек.

өстәмә- слайдлар,таратма материал, мультимедий

Предмедара бәйләнеш: әдәбият, рус теле.

Уку пространствосын оештыру: индивидуаль, коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Өй эшен тыӊлау. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе.

-Укучылар, өйдәгеләрегез мәктәпкә озатканда, үзегезгә нинди теләкләр әйттеләр. Көтелгән җавап: Кызым, әйбәт укы, исән-сау укып кайт.

- Бу сүзләр кәефегезгә ничек тәэсир итте?

- Ни өчен?

- Дөрес, укучылар, әти-әни, әби-бабайларның теләге көн башланганда бик мөһимҮзбәя.

4. Белем дәрәҗәсен тикшерү.

- Өйдәгеләр сезне озатканда җөмлә ахырында кайсы сүзләрне әйтәләр?

- Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

- Нинди сүз төркеменә керәләр?

К.җ. Фигыль сүз төркеме искә төшерелә.

- Әйдәгез, слайттагы ребусны чишеп алыйк.

- Нинди атама килеп чыкты? (Боерык фиг.)

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

  1. -Дәресебезне дәвам итеп, слайттагы шигырь юлларын укып үтик әле. Бу шигырь юллары сезгә танышмы?

- Аларның авторы кем?

- Г. Тукай Акбайны, сабыйларны нәрсәгә өнди?

- Нинди сүзләр эшкә өндәүне, боеруны белдерә?

2. Мондый фигыльләрне боерык фигыль дип атыйбыз. Боерык фигыль ләр нинди мәгънәләрне аңлата, нәсрә белән төрләнә икән?. Алдагы слайтларга игътибар итик әле.

Үзбәя.

  1. Модельләштерү. 127 нче күнегү. К.җ.:

Боерык фигыль

  • боеру, эш кушу, үтенү, теләк яки киңәш итүне белдерә,

  • махсус кушымчасы юк, тышкы яктан фигыль нигезенә охшаган,

  • II, III зат формасында кулланыла,

  • барлыкта һәм күплектә килә ала,

  • үзәген II зат берлек сан формасы тәшкил итә. Үзбәя.

Дәрестә алган белемнәребезне ныгыту максатыннан карточкалар белән эш эшләп алыйк. Сезнең каршыда карточклар бар, Боерык фигыльләргә тиешле зат-сан кушымчаларын өстәп язарга кирәк булыр.

(Эшләр парларда тикшерелә)

  1. Алган белемнәрне практикада куллану.

Безгә, укучылар, кластер төзергә кирәк. Кластер – бәйләм , тәлгәш дигәнне аңлата. Тактада кояш рәсеме, ләкин аның нурлары юк. Кешеләр күңелен җылыту өчен, аңа яхшы эшләргә өндәү, чакырулар язып, нурлар өстәргә кирәк. Җөмләләрдә боерык фигыль формасын кулланырга кирәк. Аннан соң тактага зур кояшның нурларын куярбыз.

  1. Парларда эш.

  2. Белемнәребезне тикшерү максатыннан тест эшләп алабыз.

128 нче күнегү. К.җ.: Шигырьнеӊ интонациясе үзгәрә, аңарда көчле тойгы яӊгырый.

Шигырьләрем минем – көчле гаскәр, Ил аларга парад уздырсын. Сугыш уртасына кереп, шигырь Дошман утын ватсын, туздырсын. Шигырьләрем минем дан күрсеннәр, Солдат булып, утка керсеннәр... Синең өчен алар, якты илем, Кирәк булса, постта үлсеннәр. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: Боерык фигыльләр кулланып, “ Китапны пөхтә итеп саклар өчен нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш” дип исемләнгән кагыйдәләр язарга.





Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү

Метод һәм алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, текст белән эшләү.

Дәреснең темасы: Татар халык аваз иҗаты. Җырлар.

Дәреснең максаты: татар халык авыз иҗатының җыр жанры белән танышу, җырларга мәхәббәт тәрбияләү һәм кызыксыну уяту.

Бурычлар:

- татар халык җырларының төрләре белән танышу;

- укучыларда бәйләнешле сөйләм теле үстерү;

- татар халык җырларына карата ярату хисләре тәрбияләү, алар ярдәмендә укучыларда уңай сыйфатларны тәрбияләү.

Төп төшенчәләр: җыр төрләре

Көтелгән нәтиҗәләр: җыр тыңлап яки укып төрен билгели белү, җырлар темасына бәйләнешле сөйли белүләренә ирешү.

Җиһазлау: мультимедиа, язу әйберләре

Дәрес барышы:

Кереш. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Халык авыз иҗаты - халкымның хәзинәсе. Мин дә бүген сезне алып китәрмен борын-борын заманга җырлар иленә. Сез әзерме? Мин сәяхәт җитәкчесе – барлык сорауларыгызга җавап бирергә тәрышырмын, бәлки сездә миңа булышырсыз.

Кызыксындыру уяту.

Укучылар, сәяхәтнең темасы нинди икән?

Нинди максат куярбыз?

Әфәрин, балалар! Без киттек сәяхәткә. Укучылар, мин сезгә таратып чыгам юл күрсәткечләр – күргәнегезне, ишеткәнегезне язып барырсыз. Күзләрне йомдык...Халык җырлары, халык көйләре элек-электән уйлап чыгарылган һәм кемдер башлап җырланган. Телдән телгә күчеп алар шомара барган һәм бүгенге көннәргә кадәр-сакланып камилләшеп килгән. Менә еракта күренә ҖЫР патшалыгы... Күзләрне ачтык. Җыр патшалыгында биш урам бар икән. Без сезнең белән шул урамнарда сәяхәт итәрбез. Балалар, монда бит нәрсәдер булган, тәртипсез кешеләр йөргән күрәсең? Урамнарның исемнәрен алып киткәннәр. Әйдәгез җыр патшасына булышабыз урам исемнәрен тәзәтергә. Карагыз әле, монда нәрсәдер бар! Карыйк әле. Ә-Ә-Ә, балалар, бу юл күрсәткечләр – безгә ярдәм итәчәк. (таратып чыгам)

Өстәлгә сезгә ярдәмлек материаллар куелган. Алыгыз. Укыгыз.

Балалар, сез укып чыккан әсәрләр – беренче урамда яшәгән җырлар сүзләре. “Пугачау явы” дигән җыр сүзләренә күз салабыз. Бу җырда ике ел буе (1773-1775 елларда) Идел һәм Урал буйларын Пугачев җитәкчелегендә күтәрелгән крестьяннар кузгалышы узган. Емельян Иванович Пугачевка халык җыр багышлаган, аңа булган уй-фикерләрен, мөнәсәбәтләрен, аның бөеклеген шигьри юлга салып башкарганнар.

Сөембикә турыдагы җыр сүзләренә күз салыйк. Чибәр Сөембикә исә искиткеч ямьсез һәм кәрлә буйлы Шаһгалигә көчләп кияугә бирелә. Сөембикә, әлбәттә, Шаһгалине яратмый һәм аның белән бергә яшисе килми, шуның өчен Шаһгали аны зинданга утырта: әсир хәлендә тота. Сөембикәнең фаҗигале язмышына багышлап халык драматик эчтәлекле җыр иҗат иткән.

Балалар, бу җырлар ни өчен бу урамда яшиләр икән, ни өчен бер төремгә кертелгәннәр? Димәк, бу урамның исеме... Әфәрин, балалар бу татар халык җырларының бер төре – тарихи җырлар булыр. Юл күрсәткеләргә күз салабыз, укып чыгабыз һәм төркемнең исемен язып куябыз. Тарихи җыр – ул халык, ил тормышындагы зур тарихи вакыйгаларга бәян итү һәм аларда катнашучы аерым шәхесләрнең эшчәнлеген, халык бәхете өчен көрәшүчеләрне сәнгатьчә сүрәтләү ихтыяҗыннан туган җыр.



Икенче урамга күчәбез. Бу урамда туган көн бәйрәме бара икән. Балалар, ә сез нинди уеннар уйныйсыз туган көндә? Әйдәгез тагын беркат уйнап алыйк әле “Ак калач” уенын, күптә үтмәде Ранитның туган көне булганга – аңарга җырлыйбыз.

Йә балалар, бу урамның исеме ничек булыр? Дөрес, уен-бию җырлары - ул татар халкының җыр һәм бию белән аралашкан әйлән-бәйлән уеннары. Тиз, көчле яңгырашлы көй, чатнап торган ритмика белән башкарыла. Борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә һәм бәйрәмнәрдә башкарганнар.


Киттек өченче урамга. Балалар, бу урамда яшәүче җырларны тыңларга тәкъдим итәм. Сезнең игътибарыгызга Илһам Шакиров башкаруында татар халык җыры “Иске кара урман”... (җыр тыңлыйбыз) Бу җырда кешенең эчке дөньясы, аның рухи кичерешләре бер куплеттан икенче куплетка күчеп бер уй-фикерне ачыклый. Мондый моңлы итеп, мелизм-бормалар аша ашыкмыйча, тыныч һәм иркен сулыш белән башкарылган җырларны озын җырлар дип атыйлар. Озын җыр көйләре катлаулы, татар халкының милли бизәкләре шикелле үрелә-үрелә җырчыны да, тыңлаучыны да югары хисләргә илтә. Бу җырны башкару өчен бик тә сәләтле булырга кирәк, килешәсезме укучылар?



Балалар, минем дә күнелемдә хисләр уянган вакытлар була, кичерешләремне ничек бүлешергә, ничек уртаклашырга соң? Озын җырга салып җырлар идем дә, осталыгым җитми тора. Ә шулай да мин җырлап җибәрәм. Ничек уйлыйсыз, нинди җырлар башкарырмын икән?.. Сер итеп кенә әйтәм, озын җырның антонимы булып тора. Бик шәп! Әйе шул, без кыска җырлар урамында. кыска җырлар татар халык җырларының иң популяр, халык арасында киң таралган төренең берсе. Кыска җырларда әйтергә теләгән уй-фикер дүрт юлга сыеп бетә. Шуңа кыска җырларны дүртьюллык дип тә йөртәләр. Сез ишеткән, белгән татар халык кыска җырны искә алып Алфия Авзалова башкаруында “Күбәләгем” җырын җырлыйк әле бергәләп...

Сиздегезме, ничек җиңел генә бер көйдән икенче көйгә күчеп башкарылды бу җыр, әле бу куплетлар белән генә бетми бу җыр. Бу көйгә әллә ничә дүртьюллыклар иҗат ителгән һәм таралган, чөнки һәрберсе үз фикерен уңай гына итеп дүрт юлга сала белә.



Соңгы урамга чыктык җыр төрен эзләп. Юл күрсәткечләрдә бирелгән текстны укып чыгабыз да урам исемен уйлап табабыз. Башладык. Күңел ачканда тиз ритм белән әйтеп җырланган көлке яки сатира эчтәлекле куплетларны такмаклар дип атыйлар. Бу җырлар элекке вакытта гармун яисә баян вазифасын үтәгәннәр. Мисал өчен юмористик эчтәлекле строфалар:

Бас, бас, бас әйдә,

Ярма, борчак түгелсен;

Чакырганда биемәскә,

Аксак-туксак түгелсең.

Укучылар, бу такмакларны әйткәндә нинди хәрәкәтләр эшлисез килә иде? Әйдәгез, биеп алыбыз!



Менә дигән эш башкардык, рәхмәт. Урамнарның исеме тәртиптә. Укучылар, бу урам исемнәре – җыр төрләре була. Татар халык җырлары 5 төркемгә бүленә: тарихи, озын, кыска, такмаклар һәм уен-бию. Җыр патшасының безгә бер үтенече бар, сез булышырга ризамы? Сәяхәтчеләр адашмасын өчен патшалыкка схема кирәк. Юл күрсәткечләрнең икенче битенә эшлисез.

Кайсыгыз тактага чыгып схема төзеп күрсәтергә әзер? Рәхмәт, мин сезнең ясаган схеманы Җыр патшасына тапшырырмын.


Укучылар, ике төркемгә бүленәбез. Һәр төркем бирелгән бишек җыры турыдагы тексты укып чыга, төркем эчендә сораулар әзерлиләр. Кайсы төркем беренче бетерә, шул төркем сорауларын чылбыр тәртибендә икенче төркемгә бирә.

Балалар чылбыр тәртибендә сорауларын бирәләр һәм җавап бирәләр

Балалар, әниләрегездән сорадыгызмы бишектә йоклатканнар микән сезне, бишек җырларын җырладылар микән, фотосүрәтләрегез бармы? Укучылар, өй эшен тикшерәбәз. Әниләрегез белән бергәләп бишек җырларын искә алып “Иҗат сандыгана” язып җырларга әзер булырга иде. Кайсыгыз башлый?

Рәхмәт, балалар, өй эше белән сөендердегез. Бүген дә өй эше җыр белән бәйләнгән булыр.

Өйгә эш. Җыр темасын чагылдырган кроссворд төзеп килергә. Без бу кроссвордларны “Иҗат сандыгына” салып куярбыз

 Рефлексия.

Балалар, дәрес барышында нәрсәләр белән таныштык? Үз алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы:

- Татар халык җырлары нинди төрләргә бүленә?

- Ә хәзер синквейн төзибез җыр темасына багышлап.

Кем башлый үз синквейннын укырга?

Бәяләү.

 Халыкның сүнмәс таланты белән иҗат ителгән фольклор әсәрләрен без бүген дә яратып укыйбыз. Язучылар, шагыйрләр, композиторлар һәм рәссамнар өчен исә халык авыз иҗаты әсәрләре бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора.

Йомгаклау: Бүгенге дәрестә катнашуыгыз өчен барыгызга да, укучылар бик зур рәхмәт. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә, юлында карурманнар, биек тау кыялар очраса да туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп, һаман челтерәп ага, һаман җырлана торсын иде дигән теләктә калам.


Укучылар, дәресебез тәмам. Сау булыгыз.




Бишек җыры


Бишек – ул яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асылмалы ятак яки йоклату урыны. Бишек электән үк табигый материаллардан хәзерләнгән. Бишекне тал, миләш, шомырт, алма агачыннан ясарга тырышканнар, чөнки алар сынмаганнар. Әле аның шундый ырымы да булган: балалар күбрәк тусын өчен бишекне җимешләре күп булган агачтан ясаганнар. Бишекне дүрт тактадан рамка кебек озынча итеп эшлиләр. Аның төбенә капчык чүпрәген тегеп куялар.  Бишек сиртмә ярдәмендә ыргакка эләгә һәм тушәмгә ныклы итеп бөркетелә. Бишекне өй түренә яисә әнисенең караваты янына асып куялар. Бала бишеген өйнең матчасына бөркетергә рөхсәт ителмәгән, чөнки баланы  саташтыра дигән фикер яшәгән.

Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү калган вакытта башкарыла торган җыр. Ана, бишек тирбәтеп, барлык күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен әйтергә омтыла. Бишек җырлары аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, әнисенең йөрәк җылысын, ата-ана мәхәббәтен, үз халкының рухи, теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләре белән очраша. Бу җырларда әнинең йөрәк җылылыгын, иркәләвен, сөюен тоясың. Нинди йомшак һәм ягымлы сүзләр, матур хыяллар, иң нечкә моң булып агыла да агыла сабыйга. Бала беркайчан да әнкәсенең җырларын, аның йомшак кулларын, назлы карашын онытмый. Һәрвакыт үзенең тирбәлеп үскән бишеген сагынып яши, аның изгелеген буыннан-буынга җиткерергә тырыша. Бала - ул алтын җимеш, бала-ул йөрәк парәсе. Һәрбер әти -әни үз баласын шулай кадерләп кенә үстерә, кеше итәргә тырыша; гомерен, бөтен тормышын баласына багышлый.





-75%
Курсы повышения квалификации

Занимательное искусствознание: как научить школьников понимать искусство

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
"Боерык фигыль" темасына дәрес планы (27.68 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт