Меню
Разработки
Разработки  /  Прочее  /  Тесты  /  9 класс  /  Для подготовки к ОГЭ по татарскому языку в 9 классе(код 23)

Для подготовки к ОГЭ по татарскому языку в 9 классе(код 23)

Данный материал можно использовать при подготовке учащихся 9 классов к ОГЭ по татарскому языку

28.03.2017

Содержимое разработки



ТАТАР ТЕЛЕ

Рус телендә гомуми белем биру оешмаларының рус телле теркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханын уздыру ечен контроль-үлчәү материаллары


1



Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус телле төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН 2017 елда төп дәүләт имтиханын уздыру өчен контроль-үлчәү материалларының күрсәтмә варианты

Имтихан эшенең күрсәтмә вариантына аңлатма

2017 ел күрсәтмә варианты белән танышканда, шуны күз алдында тотарга кирәк: әлеге варианттагы биремнәр 2017 елдагы имтихан эшенең барлык эчтәлек вариантларын да чагылдырмый.

2017 ел имтиханында тикшерелергә мөмкин булган эчтәлек элементларының тулы исемлеге төп дәуләт имтиханын үткәрү өчен укучыларньң әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр һәм эчтәлек элементлары кодификаторында китерелә.

Күрсәтмә вариант имтиханда катнашучы һәркемгә һәм киң җәмәгатьчелеккә булачак имтихан эшенең төзелеше һәм биремнәр саны, шулай ук аларның катлаулылык дәрәҗәсе турында күзаллау булдыру мөмкинлеге бирүгә юнәлтелгән.


2



Эшне башкару өчен күрсәтмә


Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

Имтихан эше 32 биремне үз эченә алган 5 бүлектән тора. 1 нче бүлектәге 13 бирем (1 — 13 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлектәге 7 бирем (14 — 20 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлектәге 8 бирем (21 — 28 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлектәге 29 нчы бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлтелгән. 5 нче бүлек укучыларның телдән сөйләмен тикшерүне уз эченә ала һэм 3 биремнән тора: текстны сәнгатьле итеп укуны тикшерү (30 нчы бирем), диалогик сөйләмне тикшерү (31 нче бирем), монологик сөйләмне тикшерү (32 нче бирем). Телдән сөйләмне тикшерү өчен, һәр укучыга 15 минут вакыт каралган.

Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә. Караламадагы язулар тикшерелми!

Уңышлар телибез!


з



  1. нче бүлек


Сез җиде кыска диалог тыңларсыз. 1-7 нче сорауларга туры килгән җавапны билгеләгез. Сез аудиоязманы ике тапкыр тыңларсыз.

| 1 | Дуслар кайчан кинотеатрга баралар?

  1. бүген

  2. иртәгә

  3. берсекөнгә

| 2 | Һәр атна Дамир нәрсә белән шөгыльләнә?

  1. йөгерү белән

  2. футбол уйнау белән

  3. физик күнегүләр ясау белән

| з | Театр бинасы ничәнче номерлы йортта урнашкан?

  1. утыз җиденче

  2. кырык җиденче

  3. илле җиденче

| 4 | Кемнәр газета укырга ярата?

  1. Алсу һәм Әнәс

  2. Алсу һәм Фатыйма әби

  3. Әнәс һәм Фатыйма әби

| 5 | Узган атнада шалтыратучы нинди спектакль караган?

  1. «Гөргөри кияүләре»

  2. «Йосыф һәм Зөләйха»

  3. «Хафалы биюләр»

| 6 | Азатның нәрсәсе авырый?

  1. эте

  2. песие

3) тутый кошы

| 7 | Әнәс кая бара?

  1. Красноярскига

  2. Әгерҗегә

  3. Ижауга


Ике дусның сөйләшүен тыңлагыз. 8-13 нче биремнәрдәге раслауларның текстка туры килүен (1) яки туры килмәвен (2) билгеләгез. Сез диалогны ике тапкыр тыңларсыз.


  1. Мөнирә Камал театрына бара.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

  1. Мөнирә театрга дуслары белән бара.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

10 Мөнирә театрга айга ике тапкыр бара.


4



11


12


13


1) текстка туры килә 2) текстка туры илми

Самат әти-әнисе белән театрга бара.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

Самат театрга барырга тели.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

Мөнирә театрга автобуска утырып бара.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми


  1. нче бүлек

14 - 16 нчы биремнәрдәге текстларны укыгыз. Куелган сорауга туры килгән җавапны билгеләгез.


14


15


Балалар һәм әти-әниләр игътибарына! Җәйге ялыгызны кунелле һәм файдалы итеп үткәрәсегез килсә, безнең ял йортына рәхим итегез. Ял йорты Идел буена урнашкан. Биредә сез теләгәнчә ял итә аласыз. Бездә бию залы, караоке залы, бассейн, спорт уеннары залы, боулинг заллары, теннис кортлары да эшли. Монда сезгә яхшы ял итү, сәламәтлегегезне ныгыту өчен, барлык мөмкинлекләр булдырылган.


Укучылар!

Киләсе атнада безнең мәктәптә бәйрәм ярминкәсе һәм концерт үткәреләчәк. Ярминкә һәм концерт авыру балаларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Һәр сыйныф укучыларын булдыра алганча чарада катнашырга, үзләреннән өлеш кертергә чакырабыз. Чараны әзерләү, оештыру һәм башкару планы белән танышып, тәкъдимнәрегезне кертә аласыз.

Мәктәп активистлары


Белдерүдә сүз нәрсә турында бара?

  1. Балалар һәм әти-әниләрне спорт белән актив шөгыльләнергә чакыру турында.

  2. Балалар һәм әти-әниләрне ял йортынна ял итәргә килергә чакыру турында.

  3. Балалар һәм әти-әниләрнең белдергән теләклә-

рен үтәү турында.


Бу хәбәр нәрсә турында?

  1. Укучыларны мәктәптә үткәреләчәк чарада катнашырга чакыру турында.

  2. Мәктәптә үткәреләчәк чара планын төзергә чакыру турында.

  3. Мәктәптә ярминкә һәм концерт үткәрелүе турында.



16


Сәлам, дустым Әнәс! Сиңа бер шатлыклы хәбәрне җиткерәсем килә. Җәйге каникуллар вакытында без гаиләбез белән Таиландка ял итәргә барачакбыз! Әтигә эшеннән ташламалы путевка тәкъдим иткәннәр. Дөрес, минем күбрәк Европа илләрендә буласым, тарихи һәйкәлләрне күрәсем килә иде. Ләкин мин барыбер чиксез шат! Барып урнашкач, мин сиңа тагын хат язармын.

Дустың Кәрим


Электрон хат аша Кәримнең дустына нәрсә турында әйтәсе килгән?

  1. Таиландка ял итәргә баруы турында.

  2. Европа илләренә ял итәргә баруы турында.

  3. Чит илгә тарихи һәйкәлләр карарга баруы турында.


Текстны укыгыз. 17-20 нче биремнэрдэге сорауларны укыгыз Ьэм туры килгэн жавапны билгелэгез.

Оли́мпия уеннары́


Оли́мпия уеннары́ — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңнәрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе.

Олимпия уеннарының тарихы бай. Борынгы Олимпия уеннары Грециядә безнең эрага кадәр 776 нчы елдан безнең эраның 393 нче елына кадәр уздырылган. Безнең заман Олимпия уеннарының беренчесе 1896 нчы елда Афинада уздырыла. Шулай итеп Олимпия уеннары, тарихы буенча, Борынгы Олимпия уеннарына һәм Хәзерге заман Олимпия уеннарына бүленәләр.

Олимпия Хартиясе олимпия хәрәкәте өчен төп документ. Аның нигезендә Халыкара Олимпия Комитеты эшли.

Олимпия Хартиясе 5 өлештән тора.

Беренче өлеш Олимпия хәрәкәте һәм аның эшчәнлеге турында (статусы, Олимпия символикасы һ.б.).

Икенче өлеш Халыкара Олимпия Комитетына багышланган (Комитетның, Комитет президентының, әгъзәләрең, комиссияләрең статуслары, аларны сайлау тәртибе, рәсми телләр һ.б.) Халыкара Олимпия Комитетының рәсми телләре- инглиз һәм француз телләре.

Өченче өлештә халыкара спорт федерацияләренең Олимпия хәрәкәтендәге рольләре күрсәтелгән.

Дүртенче өлеш Милли Олимпия Комитетлары эшчәнлеге турында (роле, бурычлары,


6



• ^ 1 **~г«у*1


символикасы һ.б.)

Бишенче өлеш Олимпия уеннарына багышланган (уздыру урынын сайлау тәртибе, оештыручыларның җаваплыгы, уздыру тәртибе һ.б.)

Олимпия мәсләге(принцибы): Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк.

Олимпия факелын Олимпиядә махсус көзге аша кояш нурларыннан кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамланганчы яна. (Википедиядән)


Олимпия уеннары турында нәрсә мәгълум?

  1. 1) Дөньядагы иң зур спорт ярышлары.

2)Афинада уздырыла торган ярышлар..

3) Олимпиядә үткәрелә торган ярышлар.

4)Грециядә үткәрелә торган ярышлар.


18 Олимпия уеннары ничә ел саен үткәрелә?

  1. 4 ел саен.

  2. 2 елдан 2 елга.

  3. Һәр ел саен.

  4. Кыш җиткән саен.


19 Олимпия уеннарының рәсми телләре ничәү?

  1. Унау.

  2. Икәү.

  3. Бишәү.

  4. Берәү.


20


Олимпия факелын ничек кабызалар?

  1. Шырпы ярдәмендә.

  2. Кояш нурларыннан.

  3. Атаклы спортчылар ярдәмендә.

  4. Факел ярдәмендә.

  1. нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 21-28 нче биремнәрдәге туры килгән сүзне билгеләгез.



Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме (21)... һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны (22)... эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.

Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә (23)... әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге (24).... Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар ярышлар вакытында


7



тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән.

Бәйрәмнең кульминациясе – (25)... . Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.

Хәзерге (26)... Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.

Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда, гадәттә 3 этапта (27)... . Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә гөрләп уза. Соңгы этап башкалабыз – Казанда, шәһәребезнең барлык административ районарында үткәрелә. Зур-зур мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярыша. Үзәк ипподромда ат чабышлары үткәрелә. Халык (28)... ача.

  1. нче бүлек


29 Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Сорауларына җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

Дәресләрдән соң сыйныфыбыз белән хоккей матчына бардык. Без “Бөркет” һәм “Яшьтәш” командалары арасындагы уенны карадык. Барыбыз да “Бөркет” уенчылары өчен җан аттык, чөнки алар арасында безнең мәктәп укучылары да бар иде.

Син спорт ярышлары карарга яратасыңмы? Син нинди спорт төрләре белән аеруча кызыксынасың? Сиңа ни өчен бу спорт төре ошый?


28


21 1) салкын 2) борынгы 3) серле 4) шатлыклы


22 1) кыр 2) кеше 3) йорт 4) болын


23 1)аш-су 2) сөлге 3) бодай 4) бүләк


24 1)йөгергән 2) эшләгән 3) барган 4) җыйган


25 1) илдә 2) мәйдан 3) көрәш 4) бүләк


26 1)урманда 2) вакытта 3) аланда 4)иртәдә


27 1)тәмамлана 2) башлана 3) җыела 4) үткәрелә


28 1)күңел 2) тәрәзә 3)ишек 4) капка



  1. нче бүлек


30 Текстны сәнгатьле итеп укыгыз. Әзерләнү өчен, сезгә 2 минут бирелә. Текстны уку вакыты — 2 минут.

1948 нче елда халыкара конференциядә Халыкара табигатьне саклау оешмасы (МСОП) төзелә. Аларның төп максатлары – бетеп баручы үсемлекләрне һәм хайваннарны барлау. Иң беренче дөньякүләм югалып баручы хайваннарны һәм үсемлекләрне язып алу 1948 нче елда башлана. Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла.

“Кызыл китап”дигән исемне Англия зоологы Питер Скотт бирә. Аның тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. Кызыл китап 1963 нче елда дөнья күрә. 1966 нчы елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый.

Татарстанның Кызыл китабы 1995 нче елда төзелә. Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә юкка чыгып баручы үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләр теркәлгән һәм аларны саклап калу юллары күрсәтелгән.

31 Сез үзегезнең мәктәбегез укучысы буларак интервью бирәсез.

Сорауларны игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез.

Һәр сорауга җаваи бирү өчен, 40 секунд вакыт бирелә.

  • Сез бу мәктәптә ничәнче сыйныфтан бирле укыйсыз?

  • Беренче укытучыгызның исеме ничек?

  • Сыйныфыгызда ничә укучы укый?

  • Сыйныфташларыгыз арасында дусларыгыз күпме?

  • Сыйныфташларыгызга нинди теләкләр теләр идегез?


32 Казан шәһәре турында сөйләгез. Әзерләну өчен, 2 минут бирелә. Текстны сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгьлүматлар да булсын:

  • Казан нинди шәһәр?

  • Аның ничә еллык тарихы бар?

  • Шәһәрнең тарихи урыннарын беләсеңме?

  • Казанда нинди зур театрлар бар?


9



Тьңлап аңлау биремнәре өчен текстлар

Инструктор. Сез җиде кыска диалог тыңларсыз. 1-7 нче сорауларга туры килгән җавапны үрнәктәгечә билгеләгез.

Сез аудиоязманы ике тапкыр тыңларсыз.

Инструктор. Бер. Дуслар кинотеатрга кайчан барырга булганнар?

Дамир: Исәнме, Лилия! Әйдә бүген дәресләрдән соң кинога барабыз?

Лилия: Исәнме, Дамир! Рәхмәт, ләкин мин бүген бара алмыйм. Минем дәресләргә әзерләнәсем дә, бүгенгә планлаштырылган эшләрем дә бар.

Дамир: Ә иртәгә бара аласыңмы?

Лилия: Кызганыч, иртәгә дә бара алмыйм. Берсекөнгә генә бара алам.

Дамир: Алай булгач, сөйләштек.

Лилия: Ярый, килештек.

[2 секунд пауза]

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

[2 секунд пауза]

Инструктор. Ике. Һәр иртә Дамир нәрсә белән шөгыльләнә?

Лилия: Сәлам, Дамир! Син иртән көн саен йөгерәсеңме?

Дамир: Сәлам, Лилия! Әйе, сәламәтлекне ныгытам: йөгерәм, төрле физик күнегүләр ясыйм.

Лилия: Димәк, син спорт кешесе?

Дамир: Мин спорт белән дус. Һәр иртә йөгерәм, һәр атна футбол уйныйм.

Лилия: Син булдырасың икән, Дамир!

[2 секунд пауза]

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

[2 секунд пауза]





Инструктор. Өч. Театр бинасы ничәнче номерлы йортта урнашкан?

Дамир: Без киләсе атнада сыйныфташларыбыз белән Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына барачакбыз.

Лилия: Ә ул Казанның кайсы урамында урнашкан?

Дамир: “Әкият” театрыннан ерак түгел, Петербург урамы, 57 нче номерлы йортта урнашкан.

Лилия: Сез театрга нинди транспортта барачаксыз?

Дамир: Театрга кадәр автобуска утырып та, метрода да барып була. Безнең тукталыштан 37 нче, 47 нче номерлы автобуслар йөри.

[2 секунд пауза]

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

[2 секунд пауза]

Инструктор. Дүрт. Кемнәр газета укырга ярата?

Алсу: Хәерле кич! Әнәс, син миннән укырга алып торган газеталарны бүген кертәм, дигән идең. Син онытмадыңмы? Дәү әнием татарча газеталарны кат-кат укырга ярата.

Әнәс: Гафу ит, Алсу, сүземдә тормадым. Үзем дә, дәү әниең кебек, газеталарны берничә тапкыр укыйм. Анда кызыклы гына мәкаләләр бастырылган. Берничә минуттан кертеп бирермен, Алсу. Ә Фатыйма әбигә без алган татарча газеталарны да алып керимме?

Алсу: Бик әйбәт булыр иде, Әнәс. Ярый, көтәбез сине.

[2 секунд пауза]

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

[2 секунд пауза]


Инструктор. Биш. Узган атнада шалтыратучы нинди спектакль караган?



Шалтыратучы: Исәнмесез, хәзер театрда балалар спектакльләр бара? Әйтә алмассызмы?

Алсу: Исәнмесез. Шалтыратуыгыз өчен зур рәхмәт! Бу атнада “Гөргери кияүләре, Йосыф һәм Зөләйха”, “Хафалы биюләр” тамашалары була. Сез кайсы тамашаны карарга телисез?

Шалтыратучы: Мин театрга еш йөрим. Инде барысын да карадым..

Алсу: “Хафалы биюләр” тамашасы яңалардан. Бәлки, шуны сайларсыз?

Шалтыратучы: Рәхмәт. Мин аны үткән атнада карадым. “Йосыф һәм Зөләйха”ны сайлармын. Ә билетлар сатуда бармы?

Алсу: Билетлар әлегә бар. Театр кассаларыннан ала аласыз.

Шалтыратучы: Яхшы, рәхмәт. Сау булыгыз.

Алсу: Сау булыгыз.

[2 секунд пауза]

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

[2 секунд пауза]

Инструктор. Алты. Азатның нәрсәсе авырый?

Азат: Исәнмесез! Бу ветеринария клиникасымы?

Айсылу: Әйе. Сез нинди сорау буенча шалтыратасыз? Нинди ярдәм кирәк?

Азат: Безнең фатирда йорт хайваннары һәм кошлар яши: эт, песи, тутый кош, кенәри. Бүген иртән песиебез үзен бик сүлпән тота. Ул ашамый да, уйнарга да теләге юк. Сезне өйгә авыру янына чакыру мөмкинме?

Айсылу: Әйе, һичшиксез, мөмкин. Адресыгызны әйтегез.

Азат: Баруди урамы, 18 нче йорт, 5 нче фатир.

Айсылу: 1 сәгатьтән сездә булырбыз, көтегез.

[2 секунд пауза]

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

[2 секунд пауза]


12



Инструктор. Җиде. Әнәс кая бара?

Әнәс: Гафу итегез, сорарга мөмкинме?

Алсу: Әйе, рәхим итегез. Тыңлыйм Сезне.

Әнәс: Мәскәү-Красноярск поезды кайсы юлда туктый икән?

Алсу: Сез Красноярскига барасызмы? Ул составның юлын поезд килеп җиткәндә хәбәр итәләр.

Әнәс: Юк, Әгерҗегә кунакка кайтам. Аның Казаннан кузгалу вакыты минем өчен уңайлы.

Алсу: Минемчә, Ижауга баручы поезд белән бару сезгә уңайлырак булыр иде.

Әнәс: Киңәшегез өчен рәхмәт, ләкин мин билет алдым инде.

Алсу: Яхшы, белдерүләрне тыңлагыз, уңышлы юллар сезгә.

Әнәс: Рәхмәт.

[2 секунд пауза]

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

[2 секунд пауза]

Инструктор. Сез ике дусның сөйләшүен тыңларсыз. 8-13 нче биремнәрдәге раслауларның текстка туры килүен яки туры килмәвен билгеләгез. Сез диалогны ике тапкыр тыңларсыз.

[пауза 20 секунд]

Инструктор. Хәзер сез диалог тыңларсыз.

Самат: Сәлам, Мөнирә!

Мөнирә: Исәнме, Самат!

Самат: Син бүген бик матур, Мөнирә! Болай матур киенеп, кая киттең? Кунакка баруыңмы?

Мөнирә: Яхшы сүзләрең өчен рәхмәт, Самат. Мин кунакка бармыйм, минем театрга баруым, Самат. Ә син кая барасың кичкә таба?

Самат: Дуслар белән паркта очрашырга сөйләшкән идек, шунда таба юл тотам. Ә син кайсы театрга, кем белән барасың? Үзең генәме?

Мөнирә: Камал театрына, әти-әнием белән. Алар көндез эштә, эштән соң театрга киләчәкләр. Шунда очрашабыз.Без аена 2 тапкыр театрга йөрибез. Ә сезнең гаилә театр яратамы?










13



Самат: Мөнирә, мин һәм әтием- спорт яратучы кешеләр, шуңа күрә без спорт ярышларына йөрибез.

Мөнирә: Алай икән. Минем әти дә спорт ярышларын карарга йөри, ләкин әни белән мине театрларга да алып бара. Теләсәң, икенче барганда, сине дә чакыра алабыз.

Самат: Сез театр кешеләре, димәк. Яхшы, күңелле кичләр сезгә, Мөнирә. Яхшы ял итеп кайтыгыз. Чакырсагыз, мин дә сезнең белән театрга барырмын. Минем татар тамашаларын карыйсым килә, бигрәк тә Камал театры артистлары уйнаган тамашаны.

Мөнирә: Рәхмәт, сиңа да күңелле кичләр. Мин әти-әнигә әйтермен, икенче барганда, сине дә чакырырбыз, Самат.

Самат: Мин һичшиксез сезнең белән барачакмын, Мөнирә.

Мөнирә: Самат, әнә үзәккә баручы автобус килә, мин шул автобуска утырам. Сау бул!

Самат: Яхшы, Мөнирә, сау бул! Мин театрга чакыруыңны көтәм!

[2 секунд пауза]

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

[2 секунд пауза]

Инструктор. Җавапларны махсус бланкка күчерү өчен, 6 минут вакытыгыз бар.


14



ҖАВАПЛАР


Биремнәр

Дөрес җавап

1

3

2

1

3

3

4

3

5

3

б

2

7

2

8

1

9

2

10

1

11

2

12

1

13

1

14

2

15

1

16

1

17

1

18

1

19

2







20

2

21

2

22

1

23

4

24

4

25

2

26

2

27

4

28

1


-75%
Курсы дополнительного образования

Универсальный журналист

Продолжительность 72 часа
Документ: Cвидетельство о прохождении курса
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Для подготовки к ОГЭ по татарскому языку в 9 классе(код 23) (61.74 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт