Татар халык уеннары
Яр Чаллы шәһәре
14 нче гимназия
Халкыбызның яраткан уеннары:
«Йөзек салыш»
«Түбәтәй»
«Миңлебай »
«Ак калач»
«Без, без, без идек...»
«Кәрия-Зәкәрия»
«Әпипә»
«Нардуган»
“ Күрсәт эле, үскәнем”
“ Күрсәт әле, үскәнем”
татар халык уены
« Күрсәт әле, үскәнем» уенын уйнау тәртибе.
Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: «Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр- такмаклар файдаланыла:
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.
— Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.
“ Күрсәт әле, үскәнем” татар халык уенын балалар бик яратып уйныйлар.