Меню
Разработки
Разработки  /  Химия  /  Уроки  /  9 класс  /  Разработка урока на татарском языке

Разработка урока на татарском языке

Урок кобинированный, составлен с учетом Сингапурской методики. На уроке дети работают индивидуально, в парах и в группе, в конце урока дают самооценку.

12.01.2018

Содержимое разработки

Урок по химии 9 класс. Учебник: Г.Е.Рудзитис, Ф.Г.Фельдман

Учитель химии МБОУ «Степноозерская ООШ» Нурлатского муниципального района РТ ХалиуллинаРамзияСамигулловна

Металлар:Тимер һәм аның кушылмалары

Максат:

  1. Химик элемент, гади матдә һәм тимер кергән катлаулы кушылмалар буенча тимер турындагы белемнәрне ныгыту һәм яңа белемнәр бирү.

  2. Төрле дәрәҗәдәге дидактик биремнәрне үтәгәндә логик фикерләү, чагыштыру, анализ, синтез, үзбәя кую кебек интеллектуаль сәләтләрен үстерү.

  3. Төркемдә эшләгәндә бер-береңне тыңлый һәм ишетә белү, әңгәмә кора белү күнекмәләре, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлар: тимер кадак, тимер(II) сульфаты, тимер(III) хлориды, натрий гидроксиды, хлорид кислотасы, алма телеме, “Минераллар һәм тау токымнары” коллекциясе



Дәрес тибы:катнаш (комбинированный)

План:

  • табигатьтә тимер

  • тимернең физик үзлекләре

  • тимерне табу һәм куллану

  • тимернең химик үзлекләре

  • тимер кушылмалары

Дәрес барышы:

1)Оештыру этабы:

Исәнмесез укучылар? Кәефләрегез ничек? Юлда килгәндә кырларга игътибар иткәнсездер. Ни күзәттегез? Кардан ачылган кырларга карап нинди уйлар килә башка? Әйе, язгы чәчү вакыты җитә, тиздән зур-зур тракторлар кырга чыгачак, ә көзгә табан шул ук кырларда комбайннар эшен, иген төягән машиналарны күзәтербез.

Бүген безсезнең белән, металларны өйрәнүне дәвам итеп, иң кызыклы, кирәкле дәресләрнең берсен үтәчәкбез.Яңа материалны үзлектән өйрәнәчәксез. Бер-берегезгә игътибарлы булырга, бирем саен үзегезгә һәм башкаларга бәя куярга тиеш булачаксыз, тиешле нәтиҗәләр китереп чыгарырга да кирәк булыр. Сезнең алларыгызда төрле төстәге конвертлар ята, анда биремнәр язылган. Дәрес барышында бу биремнәр үтәлеп, нәтиҗәләр чыгарылырга тиеш. Булдырабызмы? Алайса башлыйк! Нәрсә турында сөйләшәбез соң бүген?

2)Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Алдагы дәресләрдә кайсы металлар белән таныштык соң?

(СИНГЛ РАУНД РОБИН - җавапларныәйләнә буенчаәйтеп чыгалар.)

Бик әйбәт. Алга табан барабыз.

Бу металлны “күк ташы” дип атыйлар. Ул йомшак, химик активлыгы уртача. Магнитлана ала торган металл. Аның кушылмалары гадәттә көрән төстә була, мәсәлән тутыккан кадак, энә. Нинди металл турында сүз бара? Әйе, бүген тимер һәм аның кушылмалары турында сөйләшәбез. Бу теманы өйрәнү өчен үз алдыгызга нинди максат куясыз?

Көтелгән нәтиҗә:

Тема: Тимер һәм аның кушылмалары

Максат: Тимер һәм аның кушылмалары турында яңа белемнәр алу

Бурычлар:

- табигатьтә тимер

- тимернең физик үзлекләре

- тимерне табу һәм куллану

- тимернең химик үзлекләре

- тимер кушылмалары (оксиды, гидроксиды)

3) Белемнәрне актуальлләштерү

Укучылар, ни өчен тимер темасын аерым өйрәнәбез? Ни өчен аның турында белергә кирәк? Ул кайда һәм нинди хәләттә очрый?

Тимер ул биоген элемент. Ул бавыр һәм талактагы гемоглобин, миоглобин һәм башка ферментларның составына керә. Кеше организмында тимер 4-5 гр булса, шуның 65-70% канда. Тимер кан ясаучы органнар функциясен стимуллаштыра. Сыер, кәҗә сөтендә, йомырка сарысында тимер күп. Тимер җитмәгәндә үсемлекләрдә хлорофилл ясалу процесы бозыла, ә хайваннарда һәм кешедә азкынлылык авыруы (анемия) башлана.

Төп тимер чыганаклары: яшел яшелчәләр, йомырка сарысы, бавыр, яшел борчак, томат, кәбестә, сарымсак, алма, груша, җир җиләге, гранат, кипкән җиләк-җимешләр.

Физминутка ТЕЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Мин җиләк- җимеш күп ашыйм.

Тире, чәч, тырнаклар үсешендә үзгәрешләр сизәм.

Яшел яшелчәләр яратам.

Яшел чәйне яратып эчәм.

Спорт белән шөгыльләнәм.

Итле ризыклар яратмыйм.

Ит, ит ризыклары яратам.

Соңгы вакытта күп кан югалттым.

Көненә 3 һәм аннан күбрәк чынаяк чәй эчәм.

Минем кәеф һәрвакыт яхшы.

Әгәр күбрәк торып бастыгыз икән, димәк сезнең организм тимер белән дус.

4) Яңа белемнәрне үзләштерү:ТИМБИЛДИНГ (төрле структуралар берләшмәсе: реакция тигезләмәләрен язу, практик эш, нәтиҗәләр чыгару, үзбәя кую.

Конвертлардагы биремнәрне тарату, КТК буенча инструктажүткәрү, куллар куйдыру.



Кызыл конвертлар белән эшлибез

1 конверт

  1. Тәртип номеры, период, төркем, төркемчә, чагыштырма атом массасы, валентлык.

  2. Тимер атомы төзелеше: төш корылмасы, электрон, протон, нейтроннар саны; электрон формуласы. Төп төркемчә элементларыннан ни белән аерыла?

  3. Оксидлашу дәрәҗәсе, оксид һәм гидроксидларына харктеристика.

  4. Тимер (II) сульфатыннан тимер (II) гидроксиды табыгыз. Аны өч өлешкә бүлеп берсенә натрий гидроксиды, икенче пробиркага хлорид кислотасы кушыгыз. Тиешле нәтиҗәләр чыгарыгыз.

2 конверт

  1. Химик бәйләнеш тибы.

  2. Кристаллик рәшәткә тибы.

  3. Пр.эш: бакыр сульфатына тимер кадак салырга, химик тигезләмәне язарга һәм кайсы типка керүен күрсәтергә. Алдан әзерләнгән үрнәк буенча нәтиҗә чыгар.

  4. Тимерне табу. Сөрем газы турында искә төшерегез.

3 конверт

  1. Металларның көчәнеш рәте һәм периодик системадагы урыны буенча тимернең химик үзлекләрен санарга.

  2. Кристаллик рәшәткә тибы.

  3. Табигатьтә таралуы. “Минераллар һәм тау токымнары” коллекциясен куллан.

  4. Тимер (III) сульфатыннан тимер (III) гидроксиды табарга, өч өлешкә бүлеп берсенә натрий гидроксиды, икенче пробиркага хлорид кислотасы кушыгыз. Тиешле нәтиҗәләр чыгарыгыз.



5) Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү телдән җавапларны тыңлау



6) Беренчел ныгыту.Парлап эш. Үзбәя кую.

ДЙА әзерләнәбез. Яшел конвертлар

1)Тимер (III) хлориды һәм натрий гидроксиды арасында баручы химик реакция тигезләмәсенең молекуляр, тулы һәм кыскартылган ионлы тигезләмәсен язарга.

Тимер ионнарына сыйфат реакциясе булып тора.

FeCl3 + 3NaOH = Fe(OH)3 + 3NaCl



Fe3+ +3Cl- + 3Na+ +3OH- = Fe(OH)3↓+ 3Na+ + 3Cl-

Fe3++3OH- = Fe(OH)3



2) бакыр сульфаты белән тимер арасында баручы оксидлашу-кайтарылу реакциясен языгыз. Электроннар күчешен, оксидлаштыручы, кайтаручыны күрсәтегез.

Cu+2 S+6 O4 -2 + Fe0 = Fe+2 S+6 O4-2 + Cu0

О Cu+2 – 2е Cu0

К Fe0 + 2е Fe+2

Тимер кайтаручы, бакыр оксидлаштыручы



7) Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү .Үзбәя кую. Сары конвертлар

1)Синквейн төзү:

1юл исем- ТИМЕР

2юл – 2сыйфат: кара, йомшак

3 юл – 3 фигыль: магнитлана, эретелә, чүкелә

4 юл- тулы фраза – тимер коррозиягә бирешә торган металл

5 юл – резюме – чуен, корыч, кара металлургия



2) Фрейер методы буенча тимергә характеристика бир

8) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

А)П.43-44, укырга,№4 – 135нче бит

Б)№11(в)

В) 136 нчы бит №1яки өстәмә материал тупларга.

9) Рефлексия:

Үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

Дәрес барышында нинди кыенлыклар туды?

Дәрестән нинди кәеф белән китәсез?

Бу дәрестә минем белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!























-75%
Курсы повышения квалификации

Организация и сопровождение олимпиадной деятельности учащихся

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Разработка урока на татарском языке (29.51 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт