Меню
Разработки
Разработки  /  Родной язык и литература  /  Разное  /  5 класс  /  "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын үстерү."

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын үстерү."

Доклад на тему "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын үстерү."
20.09.2023

Содержимое разработки

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын үстерү.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Мәгариф өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар һәм эш алымнары кулланыла, алар тагын да камилләшә бара. Татар телен фән буларак урта мәктәптә укыту барышында заманча технологияләр кулланып кына ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Чөнки без яңача эшләргә омтылган, заманнан калышмыйча алга баручы буын белән көндәлек эш алып барабыз.

Укучыларның белем сыйфатын күтәрүдә заманыбыз мөгаллимнәр алдында яңа бурычлар куя. Гомуми белем бирү системасында функциональ грамоталылыкны формалаштыру өстенлекле максатларның берсе булып тора. Шул исәптән, функциональ грамоталылыкны формалаштыруның төп ысулы буларак, белем бирүдә инновацион карашларны үзләштерүгә игътибар бирелә. Функциональ грамоталылык терминына килгәндә, совет һәм Россия лингвисты, психолог А.А. Леонтьев түбәндәге билгеләмәне бирә: «Функциональ грамоталылык – тормыш бурычларын хәл итү өчен, кешенең гомер дәвамында алган белемнәрен эшчәнлекнең төрле даирәләрендә, аралашуда һәм социаль мөнәсәбәтләрдә куллана белү сәләте ул».

Ә нинди була соң ул функциональ грамоталы шәхес? Функциональ грамоталы шәхес — гомере буе алган белем, күнекмәне тормышта төрле өлкәләрдә килеп чыккан проблемаларны, мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген киң кулланып, социаль мөнәсәсбәтләр урнаштыра һәм аралаша алучы.

Функциональ грамоталы шәхес тышкы дөнья белән аралашырга әзер, ул үзенең ныклы белеменә таянып, мәктәптән тыш мөнәсәбәтләр кора, иркен итеп шул даирәдә үз эшчәнлеген алып бара, тормышта килеп чыккан ситуациядән чыгып эш итә белергә өйрәнә. Гади итеп әйтсәк, укучыны әйләнә-тирә үзе тәрбияли, үзе каршылыгын куя, төрле юллар тәкъдим итә, укы-тучы булган белемнәрен кулланып, кирәкле юлга чыга. Ә укучыга белем кирәклекне төшендерү иң авыры. Шуңа күрә укытучы иң элек теоретик белемнәрне үзләштерә, аннан аны гамәлдә уңышлы куллану ысулларын өйрәнә, сынап карый. Теоретик белем уңышның нигезе булып тора.

Белгәнебезчә, функциональ грамоталылык күпкырлы төшенчә. Ул уку грамоталылыгын, математик грамоталылыкны, табигый-фәнни грамоталылыкны, финанс грамоталылыгын, глобаль компетенцияләр, креатив фикерләүне үз эченә ала.

Шуларның берсенә – уку грамоталылыгына тирәнрәк тукталып китәм. Бүгенге цифрлаштыру гасырында укучыларда уку грамоталылыгын үстерү аеруча әһәмияткә ия дип уйлыйм. Белем бирүнең нинди генә предмет өлкәсен алсак та, беренче чиратта, аңлап уку, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аера белү сәләте кирәк. Боларны исәпкә алып, без – татар теле укытучылары алдында да яңа бурычлар килеп туа. Иң беренче чиратта, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру әһәмиятле.

Уку грамоталылыгы — язма текстларны аңлау һәм аларның эчтәлеген үз максатларына ирешү, белем һәм мөмкинлекләр үстерү, җәмгыять тормышында актив катнашу сәләте. Уку грамоталылыгы-функциональ грамоталылыкның төп ком-поненты.

Ә грамоталы уку база грамоталылыгы булып тора, чөнки ул башка компонентларның да яртысын диярлек тәшкил итә.

Укучыларда туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу максаттан чыгып, төрле алым һәм формаларга таянам, Интернет-чыганаклардан файдаланам. Төп максатларның берсе – укучыларның алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү. Уку грамоталылыгын формалаштыруда текст белән эшли белүгә игътибар итәргә кирәк, чөнки текст уку ул – белем бирү генә түгел, тәрбияви бурычлар үтәүне дә үз эченә ала. Шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыруда текст белән эшләүнең роле зур. Дәрестә текст белән эшләүне укучыларга кызыклы да, аңлаешлы да булырлык итеп оештырырга кирәк.

Уку грамоталылыгы ул – уку-укыту текстларын уку һәм аңлау сәләте, тексттан мәгълүмат алу, аны интерпретацияләү һәм тормышта куллану дигән сүз. Димәк, төп басымны уку осталыгын тудырырга юнәлтергә кирәк.

Төп уку осталыгы (компетенцияләр) 4 төрле: 1) информацияне табу һәм аерып чыгару 2) укыган текстның эчтәлеген аңлап сөйли белү; 3) укыган текстны аңлау һәм бәяләү; 4) тексттагы информацияне куллана белү.

Уку грамоталылыгын формалаштыруда текст белән эшли белүгә игътибар итәргә кирәк, чөнки текст уку ул – белем бирү генә түгел, тәрбияви бурычлар үтәүне дә үз эченә ала. Шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыруда текст белән эшләүнең роле зур. Дәрестә текст белән эшләүне укучыларга кызыклы да, аңлаешлы да булырлык итеп оештырырга кирәк.

Язма текстлар белән эшләгәндә дәресләрдә  түбәндәге эш алымнары кулланыла:

– текстның исеменә игътибар итү, «Ни өчен текст шулай дип аталган?» соравына җавап эзләү,

темасын билгеләү;

– төп сүзләрне аерып алу һәм язып кую;

– тексттан ачыктан-ачык бирелгән мәгълүматны яки фактларны таба белү, аларны тормыштан алынган мисаллар белән ныгыту;

– текстны кисәкләргә бүлү, планын төзү;

– тексттан төп вакыйгаларны аерып ала белү;

– тәкъдим ителгән рәсем һәм иллюстрацияләрнең текстның кайсы өлешен ачу өчен кулланылуын әйтү;

– текст нигезендә зур булмаган монологик яки диалогик сөйләм төзү;

– укылган текст эчтәлеге буенча дискуссияләр, дебатлар оештыру һ.б.

Критик фикерләү технологиясе элементларын куллану укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыруның өстенлекле бер алымы булып тора. Фикерләү күнекмәсе укучыларга уку дәверендә генә түгел, алдагы тормышларында  кирәк булачак . Критик фикерләү технлогиясе кысаларында түбәндәге алымнарны кулланырга була:

– «Тукталышлар белән уку» алымы. Дәрес башында укучыларга текст исеменнән чыгып сорау куела, укучыларның фикерләре тыңланыла. Төп өлешендә текст фрагментларга бүленеп укыла, һәр өзектән соң укучылардан алга таба ни булачагы турында җаваплар тыңланыла;

– «Сораулык белән эш» алымы. Әлеге алымны дәреслек белән эш вакытында кулланырга була. Укытучы укучыларга сораулар тәкъдим итә. Сораулар туры җавап бирерлек итеп тә, уйлану-фикерләүне таләп итәрлек итеп тә куела;

– «Почмаклар» алымы. Әсәр геройларына характеристика биргәндә кулланырга була. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдәге укучылар, текст эчтәлегеннән һәм тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, геройның уңай сыйфатларына дәлилләр әзерлиләр. Икенче төркем исә, цитаталарга таянып, геройның тискәре сыйфатларын ачыклый;

Гомумән алганда, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру максатында кулланыла торган алымнар бихисап.  Шулай итеп, текст яки мәгълүмат белән эшләү уку процессы структурасында мөһим урын алып тора. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да текст белән эшләүнең мөмкинлекләре күп. Алардан уңышлы файдалану – һәр заман укытучысының изге бурычы.






































-75%
Курсы повышения квалификации

Занимательное искусствознание: как научить школьников понимать искусство

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын үстерү." (19.42 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт