Меню
Разработки
Разработки  /  Родной язык и литература  /  Разное  /  6 класс  /  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү, яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы укытучы шушы яңа технологияләр арасыннан үз фәненә туры килгәнен аерып ала белергә һәм кулланырга тиеш. Укытучы дәрестә бу технологияләрдән файдаланса, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.
18.01.2024

Содержимое разработки

Татар теле һәм әдәбиты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын кулану.

(эш тәҗрибәсеннән)

Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү, яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы укытучы шушы яңа технологияләр арасыннан үз фәненә туры килгәнен аерып ала белергә һәм кулланырга тиеш. Укытучы дәрестә бу технологияләрдән файдаланса, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

22 еллык педагогик эшчәнлегем дәверендә мин төрле укыту методлары һәм технологияләре белән эшләп карадым. Соңгы белем күтәрү курсларында Абишева Алена Петр кызы үткәргән дәресләрдә тәнкыйди фикер йөртү (критическое мышление) технологиясе булганлыгы турында белдем һәм шушы технология нигезендә эшләп карарга булдым. Әйтергә кирәк, бу технологиянең алымнарын рус төркемнәрендә дә, татар төркемнәрендә дә кулланырга була. Бәлки татар төркемендә укучы балалар өчен кирәгрәктер дә әле. Чөнки диагностик мәгълүматларга караганда, укучыларның 17% ы гына гаиләдә татар телендә аралаша, 83%ы рус телендә сөйләшә. Татар телен туган тел буларак өйрәнүче балаларның кайберләре катнаш гаиләдән. «Әгәр бала гаиләдә алты яшенә кадәр туган телендә сөйләшми икән, мәктәптә инде ул туган телне чит тел буларак укырга мәҗбүр дип язган күренекле педагог К.Д.Ушинский. Ә эшчәнлеккә корылган мөнәсәбәтнең бер формасы булган тәнкыйди фикер йөрү технологиясе балаларда кызыксыну, тикшеренү эшчәнлеге үстерә. Дәрес вакытында укучылар темага кагылышлы сораулар куеп, ул сорауларга җавапны үзләре эзлиләр. Аларның үз фикерләре, үз карашлары формалаша, укучылар үзләренең хаклы икәнен исбатларга өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә грамматик категорияләрне модельләштерәләр, ягъни график мәгълүмат (графическая информация) барлыкка китерәләр. Бу модельләрне балалар дәрестә чыгыш ясаганда да файдаланалар. Тәнкыйди фикерләү технологиясе буенча эшләгәндә укытуның моделе түбәндәгеләргә нигезләнә: укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора; уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә; белем алуда балалар үзләре актив катнаша; укыту процессы укучыларнын иҗади сәләтен, тәнкыйди фикерләвен үстерүгә юнәлдерә.

Иң башта технологиянең теоретик нигезен өйрәндем. Тәнкыйди фикерләү технологиясе фәлсәфә, психология педагогика фәннәренә нигезләнә. Аның авторлары – Америка галимнәре Чарльз Темпл, Дженни Стил, Курт Мередит, Скотт Уолтер. Россиядә бу технология 1997 нче елларда кулланыла башлый. Безнең укыту системасына аны Ирина Муштавинская, Игорь Загашев, Сергей Заир–Бек яраклаштыра. Иң элек терминның аңлатмасын эзләдем. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә тәнкыйди сүзенә мондый аңлатма бирелә: тәнкыйть белән сугарылган, тәнкыйть итүчән, критик. Ә тәнкыйди фикерләү технологиясендә исә аңлатмасы үзгә: мәгълүматны тәнкыйть күзлегеннән кабул итү – ул нәрсәнедер инкарь итү түгел, ә киресенчә, үзеңә яраклаштырып, кулайлаштырып өйрәнү. Тәнкыйди фикерләү ул- мәгълүматны тормыш тәҗрибәсенә таянып кабул итә торган ирекле фикер йөртү. Иҗади фикерләү өчен башлангыч нокта – телне яклап түгел, ә актив фикерләп өйрәтү. Әлеге технология буенча дәрес 3 этаптан тора:

  1. Кызыксындыру - булган белемнәрне искә төшерү; яңа темага кызыксыну уяту; укучыларда максат булдыру.

  2. Аңлау, мәгънәсенә төшенү – яңа мәгълүмат кабул итү, максатларны ассызыклау.

  3. Рефлексия – өйрәнелгән мәгълүматны иҗади анализлау, бәяләү,яңа максатлар кую.

Мәсәлән, кластер төзү (уртада тема, аның тирә-ягында кирәкле грамматик төшенчәләр. Исем темасын өйрәнгәндә, кластер алымын куллануны карап үтик. Исем 6 нчы сыйныфта өйрәтелә. Билгеле, бу теманы балалар инде башлангыч сыйныфтан ук беләләр. Уртага түгәрәк сызабыз һәм «исем» дип язабыз. Балалар әйткән мәгълүматны тактага терки барабыз.






исем

предмет


ия


сан


килеш

Сүз төркеме



Кем?

Нәрсә?





































Беренчел кластер барлыкка килде.

Аннан соң алынган мәгълүматны бер тәртипкә салырга, ягъни саннар куярга, кирәк булса, берләштерергә, нәрсәдер өстәргә тәкъдим итәбез. Шулай итеп, икенчел кластер барлыкка килә.


предмет









Кем?

Нәрсә?









Сүз

төркеме







төрләнә





сан

килеш

тартым






исем











Җөмләдә

ия









6 нчы сыйныфта «Исем» темасы өйрәнелеп беткәч, аның турында яңа мәгълүматлар туплагач, бу кластерга кире кайтып, гомумиләштерү- кабатлау этабында яңадан эшкәртеп, үзгәртеп төзибез.

Кем? Нәрсә?

предмет









мөстә

кыйль

сүз төркеме





була

төрләнә



ялгызлык

уртаклык

сан

килеш

тартым




исем












Синтаксик роле

(җөмләдә)















Баш кисәкләр

(ия, хәбәр)

Иярчен кисәкләр

(тәмамлык, аергыч, хәл)


Эндәш сүзләр









Инсерт – фикерләп, нәтиҗәле итеп уку өчен интерактив система, ягъни укыганда маркер белән тексттагы мәгълүматны бүлгәләү алымы. Мәсәлән: «!» - билгеле мәгълүмат, «-» -каршылык, «+» - кызыклы, «?» - ачык түгел, җавабын эзләү.

Бу алымны «г, к тартыклары» мисалында анализларга мөмкин.

Башта текстны мөстәкыйль рәвештә укып, тамгалап чыгарга кушыла. Мәсәлән,

«!» - моны белә идем, «+» - минем өчен яңалык, «-» - миндә икеләнү тудыра, «?» сорау, аңлашып бетмәде. Иң кирәкле дип саналган тамгаларны таблицага да күчерергә була.

«!» (белә идем)

«+» - яңалык

«?» - (аңламадым)

К, Г – тартык авазлар

К,Г – тартык авазлары калын һәм нечкә булалар.

К – саңгырау тартык.

Г – яңгырау тартык.

[к] һәм [г] – тел арты тартыклары.

[къ] һәм [гъ] – кече тел тартыклары.

[къ] һәм [гъ] авазлары рус телендә юк.

[к] һәм [г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар


Мәкаль, игътибар сүзләренең язылышы



«Нечкә» (тонкие) һәм калын (толстые) сорауларга җавап бирү күнекмәләре дә балаларны фикерләргә өйрәтә.

Нечкә сораулар дип конкрет, бертөрле генә җавап көтелгәннәрен, ә «калын» сораулар дип, төрлечә җавап көтелә торганнарын атыйбыз. Бу алымны бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, төрле сыйныфларда теләсә нинди текстны өйрәнгәндә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта «Балык тоту» текстын түбәндәгечә анализларга була.

Балык тоту.

Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.

Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Мондый вакытта балыкның яхшы чиртүе һәркемгә билгеле.Таҗи ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вкытның үтүе дә сизелми. Әнә кояш та күтәрелеп килә. Балык та эләкми башлады. Кинәт әллә кайдан җил чыкты. Утлы камчысы белән яшен сызып үтте, күк күкрәде. Чиләкләп яңгыр яварга тотынды.

Тонкие ? (нечкә)

Толстые ? (калын)

Хикәядә сүз нәрсә турында бара?

- көннең кайсы вакыты?

- ни өчен бу вакытта балыка килгәннәр?

- нинди балыклар эләгә?

- каян җил чыкты?

- яшен нинди?

- яңгыр ничек ява?


Табигатьтә ял итү сезгә нәрсә бирә?

- табигать кочагынд ял итәргә ратасызмы?

- арагызда балыкчылар бармы?

- табигатьтә нәрсә эшләргә яратасыз?

- табигатьтә ял итүнең нәтиҗәсе нәрсәдә күренә?

- табигатьтә ял иткәндә, үзеңне ничек тотарга кирәк?



Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен кулану – белемнең сыйфатын яхшырта, логик фикерләү, образлы сурәтләү сәләтен үстерә.

Укучылар аңлап, үз эшчәнлеген оештыралар, максат куеп, анны тормышка ашырырга тырышалар, үз эшчәнлекләренең нәтиҗәсен анализлыйлар.

Йомгаклап әйткәндә, бу технология белән эшләүнең уңышлары инде күренә башлады: беренчедән, балаларның үз эшчәнлеге белән канәгать булулары, туган телне өйрәнүгә кызыксынулары артты. Икенчедән, укучылар үзләренең эш нәтиңәләрен күрәләр. Өченчедән, алган белемнәрне тормышта кулана белү, тормышка яраклаша белү, иҗадилык, конкурент булырга сәләтлелек арта.

































-75%
Курсы повышения квалификации

Занимательное искусствознание: как научить школьников понимать искусство

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану. (28.42 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт